Городская детская библиотека - филиал № 6

"Былтыр балтасы"

Тукай әкиятләре иленә сәяхәт! 

Бу юлы безнең уеныбыз чын мәгънәсендә тылсымлы булды. Түбән Кама шәһәренең 20 нче мәктәбендә белем алучы 2 "А" сыйныфы укучылары белән без «Карурман» уенында Шүрәле һәм Су Анасында кунакта гына булып калмадык, ә чын аҗдаһага да юлыктык! 
Чөнки балалар бүген «Аҗдаһа» исемле яңа уен-сәяхәт белән таныштылар. Ә уенны башлар алдыннан без борынгы риваятькә сәяхәт кылдык. Бу риваятьтә явыз Аҗдаһа бер авылны куркыныч астында тота. Ә аларга кем ярдәм итә ала? Әлбәттә, безнең батыр уенчылар!
Габдулла Тукай әсәрләре геройларына әверелеп, малайлар һәм кызлар ярдәмгә ашыктылар. Шау-гөр килеп, күңелле һәм бик тә серле атмосферада узды бу очрашу. Ә иң мөһиме —балалар уен аша татар мәдәнияте һәм традицияләре турында яңа белемнәр алдылар.
Нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак булды: укучылар күңел ачу белән беррәттән, татар мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләренең яңа битләрен ачтылар.
Ә сез әкияттә кунакта булырга теләр идегезме?