"Балтыр балтасы"
«БЫЛТЫР БАЛТАСЫ» уен китапханәсенә рәхим итегез!
Монда һәркем бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган уеннар белән таныша ала.
Беренче уеныбыз– «Карурман» дип атала.
Бу өстәл уенында балаларны Тукай әсәрләрендәге таныш образлар көтә:
Серле һәм хәйләкәр Шүрәле
Акыллы һәм кодрәтле Су Анасы
Тугры һәм кыю Былтыр... һәм татар мифологиясенең башка геройлары!
Уен алдыннан без Габдулла Тукай иҗатын искә төшердек һәм «Шүрәле» әкиятеннән өзек укыдык.
Уен бик күңелле һәм мавыктыргыч булды! Балалар уйнап кына калмады, ә уен аша мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләр турында яңа фактлар да белде.