"Әни диеп язып куйдым..."
Әниләр - безнең өчен иң якың, кадерле, газиз кешеләр.
Алар безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.
Россиядә һәр елның соңгы ноябрь якшәмбесендә “Әниләр бәйрәме” билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан без 36 нчы балалар бакчасында “Әни диеп язып куйдым...” дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрдек. Нәни дусларыбыз әниләр турында шигырьләр тыңладылар, “Куян кызы” әкияте белән таныштылар. “Коймак пешерик”, “Кер элик” дип аталган уеннарда катнашып, аларның кечкенә булышчылары булып үсүләрен күрсәттеләр.