Городская детская библиотека - филиал № 6

"Кояшны кочкан малай" Ләбиб Лерон китабына күзәтү

Бүген без 42 нче санлы балалар бакчасынада тәрбияләнүче нәни дусларыбызны Ләбиб Леронның“Кояшны кочкан малай” китабы белән таныштырдык.

Кояшны кочып буламы икән? Иртән уянасың килмәсә ни эшләргә? Ә балалар бакчасына барасың килмәсә? Ләбиб Лерон шигырьләрендә һәм "кирле-мырлы киңәшләр"ендә балаларга бу турыда үзенең киңәшләрен бирә.

Китап укучы дусларыбыз, әлеге сорауларга җавапларны белергә теләсәгез сезне китапханәбездә көтеп калабыз.