Городская детская библиотека - филиал № 6

"Сөмбеләне кем белә?"

Элек-электән уңыш җыеп алынып, көзге чәчү эшләре төгәлләнгәч, кешеләр "Сөмбелә" бәйрәмен оештырган. Аның хуҗасы эшкә уңган Сөмбелә исемле кыз булган. Әлеге бәйрәмдә җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, кызыклы уеннар уйнаганнар.

Бүген безнең китапханәбез дә әлеге бәйрәмгә килгән балаларның шат авазларына күмелде. 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз матур-матур шигырьләр һәм җырлар, күңелле уеннар әзерләп килгәннәр иде. Малайлар һәм кызлар Сөмбеләнең табышмакларына җавап бирделәр, аңа мул бәрәңге. уңышын җыярга ярдәм иттеләр. Ә "Шалкан" әкиятен сәхнәләштеру - катнашучыларның күңелләренә аеруча хуш килде.

"Сөмбелә" бәйрәме бик күңелле узды!