"Хуш киләсең, Сөмбелә!"
Табигатьнең иң матур фасылы – алтын көздә халкыбыз “Сөмбелә” бәйрәмен үткәрә. Ул урып-җыю эшләре беткәч, көзге көн белән төн тигезләшкән көннәргә туры килә.
Бүген әлеге бәйрәм шәһәребезнең 70 нче санлы балалар бакчасында булып үтте. Анда тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре матур бәйрәмнәренә безнең китапханәбезне кунак итеп чакырды.
Малайлар һәм кызлар бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән Сөмбелә алар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады. Ә без, үз чиратыбызда балаларны көз турында матур-матур рәсемле китаплар белән таныштырдык.
Бәйрәм бик күңелле узды. Мондый бәйрәмнәр туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә.