Городская детская библиотека - филиал № 6

"Тиктормас" Рәхимә Арсланованың китабы белән танышу

Бүген без 36 нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызны Рәхимә Арсланованың “Тиктормас” китабы белән таныштырдык.

Балалар зур кызыксыну белән шагыйрәнең нәниләр өчен язылган шигырьләрен тыңладылар, күңелле уеннар уйнадылар. Ә матур-матур рәсемле китаплар карау малайлар һәм кызларның күңеленә аеруча хуш килде.