"Күңеле белән балачакта"
Ленар Шәех - Казан, Мәскәү һәм Уфада татар, рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән күп кенә китаплар авторы. Ул балалар шагыйре генә түгел, Татарстан китап нәшриятының баш мәхәррире, тәрҗемәче, китаплар төзүче, журналист та әле. Аның зурлар өчен басылган китаплары да шактый.
Ленар Шәехнең шигырьләре балаларны кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә, хайваннарның гаҗәеп тормышын белергә ярдәм итә. Шагыйрьнең төп геройлары тыңлаучан, шул ук вакытта шаян да.
Китапханәбездә Ленар Шәехның иҗатына багышланган "Күңеле белән балачакта " дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар аның иҗаты белән таныша алачак.