"Нечкәбил" Абдулла Алишның китабы белән таныштыру
Абдулла Алиш - балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучыларның берсе. Аның әкиятләрен бүгенге көндә дә бик яратып укыйлар.
Әдипнең тууына 117 ел тулу уңаеннан, без бүген 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән Алиш әкиятләренә сәяхәт ясадык. Балалар язучының "Нечкәбил" әкиятен игьтибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Әкияткә сәяхәт балалар күңеленә хуш килде.