Городская детская библиотека - филиал № 6

“Татарстан: үткәне, бүгенгесе, киләчәге”

30нчы августта Татарстан халкы Республика көнен билгеләп үтәчәк.

Шул күркәм бәйрәм уңаеннан китапханәдә “Татарстан Республикасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә тәкъдим ителгән китаплар сезне ата-бабаларыбыз яшәгән җирнең тарихи мирасы, башкалабыз Казан белән бәйле риваятьләр, дәүләтебезнең символлары белән таныштырыр.
Республикабызга багышланган фотоальбомнар туган ягыбызның матур табигатен, ЮНЕСКОга кертелгән тарихи истәлекле урыннарын, даннары еракларга таралган 2 шәһәрләренең матурлыгын күрергә ярдәм итәр.
Шулай ук, китапханәдә Ватаныбызның киләчәге турында видеороликлар да карый аласыз.