Городская детская библиотека - филиал № 6

"Рәссам һәм китап: Алсу Тимергалина дөньясы"

Китап сөюче дусларыбыз, сезне Алсу Тимергалинаның сихри китап иллюстрацияләре дөньясына чумарга чакырабыз!

Аның иҗаты якты төсләре, фантазиясе, персонажларның һәм пейзажларның детальле эшләнүе белән игътибарны җәлеп итә. Китап битендәге һәр рәсем балалар әкиятләре һәм маҗараларының үзенчәлекле атмосферасын тудыра.

Күргәзмәдә рәссам иллюстрацияләре белән бизәлгән төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителә.

Китапханәгә рәхим итегез! Күренекле рәссамның әсәрләре белән танышыгыз!