"Тал песиләре"
Кояшлы, җәйге иртәне тагын да күңеллерәк итү өчен без Илдус Миңнуллинның «Тал песиләре» китабын алып 42нче санлы балалар бакчасына юл алдык.
Матур рәсемле, кызыклы шигырьләрдән торган әлеге китапны нәни дусларыбыз бик тә яраттылар. Табигать, җәнлекләр, җиләк-җимешләр, әти-әниләргә ярдәм итү турындагы шигырьләр уку балаларның күңелләренә хуш килде
Ә "Батыр буласы килә" шигырен укып, командаларга бүленеп уеннар уйнау малайлар һәм кызларның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде.
Китаплы иртә файдалы, күңелле үтте!