Городская детская библиотека - филиал № 6

"Салават күпере кайда йоклый?"

"Салават күпере кайда йоклый?"

Бүген "Китаплы иртә" проекты кысаларында 31нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар шул сорауга җавап эзләделәр.
Бу эштә аларга Рабит абый Батулланың әкияте ярдәм итте. Бурсык малае Бурлас, Куян баласы Нуяк һәм аларның дуслары Тиен баласы Тәлтинең маҗараларын балалар зур игътибар белән тыңладылар. Сорауларга җавап биреп, табигатебезнең матурлыгын сакларга, аңа соклана белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
“Мияу, мияу, нинди төс”, "Яшел алма, кызыл алма" уеннары балаларга салават күперенең төсләрен истә калдырырга ярдәм итте, аларның игътибарлыгын, җитезлеген тикшерде.
Китаплы иртә бик күңелле үтте, һәрбер балага күтәренке кәеф бүләк итте!