"Баллы балачак"
Җәйге "Китаплы иртә" проекты үз эшен дәвам итә! Бүген 31нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызның иртәсе тагын да ямьләнде. Чөнки без аларны берсеннән-берсе матур, кызыклы китаплар белән таныштырдык. Әлеге китапларның авторы - күренекле шагыйрә, балалар язучысы Эльмира Шәрифуллина.
Малайлар һәм кызлар бик яратып аның шигырьләрен тыңладылар, үзләре белән булган кызыклы хәлләр белән уртаклаштылар, китаплардагы искиткеч матур рәсемнәрне кызыксынып карадылар.
“Әниемә булышам”һәм “Алтын балык” уеннары КИТАПЛЫ ИРТӘне тагын да күңеллерәк итте!