"Самими балалар язучысы"
Балалар, сез тукран малае Шуктуган яки сәяхәтче балык Көмешкойрык белән танышмы? Таныш булмасагыз, китапханәгә ашыгыгыз! Биредә сезне танылган балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановка багышланган китап күргәзмәсе көтә. Быел 8 июльдә аның тууына 105 ел тула. Язучы сезнең өчен шигырьләр, хикәяләр язган. Ә менә әкиятләр аның иҗатында аерым бер урын алып тора. “Шуктуган”, “Күбәләк-җилбәзәк”, “Шаян һәм наян”, “Көмешкойрык маҗаралары”, “Күңелле сабантуй”, “Ябалак һәм тавык”... Алар сезгә гаҗәеп кызыклы, бай мәгълүматлы, мавыктыргыч дөнья ачырлар.
Мәсәлән, “Шуктуган” исемле фәнни-популяр әкиятендә сез тукраннарның ничек тормыш итүләрен, табигать дөньясында нинди функция башкаруларын белерсез. “Көмешкойрык маҗаралары” балыкларның аквариумнан кечкенә инешкә эләгеп, аннан ничек диңгезгә барып җитүләре турында сөйләр. “Бәйләнчек чебен” әкияте койрыкның хайваннарга ни өчен кирәк булуын аңлатыр. Җавад Тәрҗемәновның китаплары гади һәм кызыклы тел белән язылган, сезнең күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз!