Городская детская библиотека - филиал № 6

"Тапкырларга багышлап, китап әйтә табышмак"

Малайлар һәм кызлар! Әгәрдә зирәклегегезне һәм тапкырлыгыгызны тикшерәсегез килсә, сезне китапханәбезнең укулар залына чакырабыз. Биредә сезнең өчен “Тапкырларга багышлап, китап әйтә табышмак” дип аталган китаплар һәм журналлар күргәзмәсе оештырылды. Төрледән-төрле табышмаклар,башваткычлар, ребуслар һәм башка интеллектуаль уеннар сезгә фикерләү сәләтен тирәнәйтергә, зиһенегезне баетырга, хәтерегезне яхшыртырга ярдәм итәр. Ял вакытыгызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрегез! Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!