Городская детская библиотека - филиал № 6

"Каюм бабай әкиятләре"

Җәйге “Китаплы иртә" проектын дәвам итеп, бүген без 42 нче санлы балалар бакчасына юл алдык.

Нәни китап сөюче дусларыбызны Каюм Насыйриның "Аю белән төлке" исемле әкияте белән таныштырдык. Әкиятне балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Дуслык, бердәмлек турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ә әкиятне үзләре сәхнәләштерү балалар күңеленә аеруча хуш килде.

Китаплы иртә - күңелле иртә!