Городская детская библиотека - филиал № 6

"Чебиләр зарядкасы" Мәрзия Фәйзуллина китабы белән таныштыру

Бүген "Китаплы иртә" дип аталган җәйге проект кысаларында без 31 нче санлы балалар бакчасына юл тоттык. Анда тәрбияләнүче нәни дусларыбызны Мәрзия Фәйзуллинаның "Чебилэр зарядкасы" исемле китабы белән таныштырдык. Малайлар һәм кызлар авторның кызыклы шигырьләрен тыңлады, китапка төшерелгән рәсемнәрен карады. Ахырда бергәләшеп "Чеп-чеп, чебиләрем" уенын уйнадык.