Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мин юлларны җир өстендә, адым белән санап йөрдем..."

Шушы көннәрдә халкыбызның танылган шагыйре, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург, күренекле әдип - Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулды.
Шул уңайдан китапханәбездә "Мин юлларны җир өстендә адым белән санап йөрдем..." дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде.
Анда, укычылар игътибарына, авыр сынаулар үтеп тә сынмаган, сыгылмаган әдипнең "Язмышка юл", "Кояшка йөз белән", "Яшәү белән үлем арасында", "Җимерелгән бастион" әсәрләре тәкъдим ителә.