"Зәңгәр алан әкияте"
Ямьле май аенда балаларның яраткан шагыйрәсе Резеда Вәлиеваның тууына 95 ел булды! Шул уңайдан, без 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызны аның иҗаты һәм «Зәңгәр алан әкияте» китабы белән таныштырдык.
Резеда Вәлиева балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы. Аның әкиятләре, шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Шагыйрә әсәрләрендә мәхәббәт һәм нәфрәт, батырлык һәм куркаклык, акыллылык һәм наданлык, уңганлык һәм ялкаулык кебек төшенчәләрне капма-каршы куеп, балаларны тәрбияли.
Малайлар һәм кызлар куркак куян баласы турында «Кечкәй батыр» әкиятен яратып тыңладылар һәм бик теләп уеннарда катнаштылар.