"Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли"
Укучылар игътибарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли" дигән күргәзмә- инсталляция оештырылды. Биредә Бөек Ватан сугышы турында тарихи-документаль әсәрләр, бу фаҗиганы үз күзләре белән күргән фронтовик-язучыларның һәм хәзерге заман авторларының китаплары тәкъдим ителгән. Әлеге күргәзмәдә укучылар шулай ук татарстанлыларның сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, Бөек Ватан сугышында катнашучы яктшаларыбызның каһарманлыгы турында бәян итүче китаплар белән дә таныша ала.