Городская детская библиотека - филиал № 6

"Шәһәремдә Тукай нуры"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, без 13 нче гимназия укучылары белән "Шәһәремдә Тукай нуры" исемле әдәби батлл уздырдык.
6 нчы сыйныф укучылары "Йолдызлар" һәм "Гимназия кызлары" командаларына бүленеп, үзләренең Түбән Камада Тукай исеме белән бәйле урыннар турындагы белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук шәһәребездәге шагыйрьгә багышланган һәйкәлләрнең, уку һәм ял паркының авторлары, Тукай премиясенә лаек булган якташларыбыз турында да өстәмә мәгълүмат алдылар, әдипнең әсәрләрен искә төшерделәр.