"Тукай әкиятләрендә кунакта"
Йөрәгемдә шатлык кайнаганда,
Күктә сандугачым сайраганда,
Мәңге сызмас моңлы сазын көйләп,
Күңелемә минем Тукай килә.
Ел саен 26 нчы апрельдә татар халкы яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Шул уңайдан без 70 нче санлы балалар бакчасына кунакка килдек, ә үзебез белән күчтәнәч итеп Тукайның матур китапларын алдык. Бәйрәмдә малайлар һәм кызлар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр һәм китапларына күзәтү ясадылар.