Городская детская библиотека - филиал № 6

"Кырлай әкиятләре"

Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Быел шагыйрьнең тууына 139 ел. Шул уңайдан китапханәбездә 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз өчен "Кырлай әкиятләре" дип аталган әдәби сәгать узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, китапларына күзәтү ясадылар, "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.