"Без - Тукайлы халык мәңгегә"
Тукай — татар поэзиясенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. Ул нибары 27 ел яшәгән. Шул вакыт эчендә бай мирас калдырып, бик күп шигырьләр язган.
Китапханәдә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Без-Тукайлы халык мәңгегә» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә сез Тукайның тормышы һәм иҗаты турында китаплар, шагыйрьнең төрле еллардагы язган шигырьләрен, мәсәлләрен, мавыктыргыч әкиятләрен таба аласыз.
Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!