"Мин юлларны җир өстендә адым белән санап йөрдем..."
Бүген шәһәребезнең Бакый Урманчы исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары халкыбызның танылган шагыйре, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург, күренекле әдип - Нәби ага Дәүлинең иҗаты белән таныштылар. Чара барышында алар китап күргәзмәседә тәкъдим ителгән китаплар аша әдипнең ялгызлыкта, ачлыкта, ятимлектә узган бала-чагын искә төшерделәр, аны дөньяга таныткан "Яшәү белән үлем арасында", "Җимерелгән бастион" әсәрләре белән таныштылар.