Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мин җирдә калам!"

Мин юлларны җир өстендә
Адым белән санап йөрдем.
Тормышта мин гади кеше,
Сугышта мин солдат идем.

Бүген шәһәребезнең Бакый Урманчы исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, авыр сынаулар үтеп тә сынмаган, сыгылмаган, халкыбызның танылган шагыйре, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург, күренекле әдип - Нәби ага Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина белән очрашу үтте. Чара барышында Нәби Дәүлинең "Язмышка юл", "Кояшка йөз белән" китаплары аша аның ялгызлыкта, ачлыкта, ятимлектә узган бала-чагын искә төшердек, аны дөньяга таныткан "Яшәү белән үлем арасында", "Җимерелгән бастион" әсәрләренә тукталдык. Гөлфия ханым балаларга Нәби аганың сугышның беренче елында ук әсирлеккә эләгеп, концлагерларда һәртөрле явыз вәхшилекләр күрүе, җафа чигүе турында һәм Германиягә барып әтисе тоткынлыкта булган җирләрдә йөреп кайтуы турында сөйләде. Шулай ук, Нәби аганың сугыштан соң иленә кайткач күргән кимсетелүләре, үзенең аклануын гомере буе көтеп яшәве турында да әйтеп үтте һәм гаиләсенең истәлекләре белән дә бүлеште.
Шәһәребезнең "Тамчылар" сәнгать мәктәбендә укучы һәм "Бишегем" татар театр студиясенә йөрүче балалар Нәби аганың шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләрен, шигырьләренә язылган җырларын җырлап очрашуга ямь өстәделәр.