Городская детская библиотека - филиал № 6

"Нәүрүз"

Нәүрүз – татар халкының иң матур йолаларының берсе. Әлеге бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар.

Шәһәребезнең 70 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп үттеләр. Чарага безне дә кунак итеп чакырдылар. Малайлар һәм кызлар халык уеннарын уйнадылар, җырладылар,  табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Ләкин Кыш бабайның балалар яныннан болай гына китәсе килмәде, ул Нәүрүзбикә белән көч сынашырга булды. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде, ә Кыш бабай балалар белән киләсе очрашуларга кадәр саубуллашты. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.