"Мәңгелек ут"
Бер дә үлми торган ут ул,
Бер дә сүнми торган ут.
Һәм сүнәргә мәңге-мәңге,
Мәңге күнми торган ут.
Ямьле май аенда безнең илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Әлеге уңайдан без шәһәребезнең 70 нче санлы балалар бакчасына кунакка килдек.
Үзебез белән каһарман язучы-шагыйрьләрнең балалар өчен язылган китапларын да алдык. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның тоткынлыктагы батырлыклары турында тыңладылар, Фирүзә Җамалетдинованың "Мәңгелек ут" шигыре белән таныштылар. Ә балаларның Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләве безне аеруча сөендерде.