"Җырым белән җиңдем дошманны!"
Сөекле шагыйребез Муса Җәлилне халкыбыз бервакытта да онытмый. Аның батырлыгына, иҗатына соклана. Әсәрләре хәзер дә мәтәпләрдә, балалар бакчаларында өйрәнелә.
Муса Җәлил ялкынлы, туган иленә тугрылыгын чагылдырган шигырьләр генә язып калмаган, ә шул шигырьләргә лаек булырлык итеп, гомерен фашистларга каршы көрәш утында яндырган. Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаенннан китапханәбездә “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган тамчы-шоу уены үткәрелде. Уенда 15 нче мәктәпнең 7 нче А сыйныфы укучылары «Йолдызлар» һәм «Дуслык» командаларына бүленеп көч сынаштылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яхшы белүләрен күрсәтте.