"Салют сиңа, Муса Җәлил"
Бүген 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук, балалар Җәлилнең рус һәм татар телендәге шигырьләрен яттан сөйләп, безне бик сөендерделәр! Чара ахырында һәркем шагыйрьнең китаплары белән таныша алды.