"Горурланырга хакыбыз бар"
Илебез тарихында азатлык һәм бәйсезлек өчен яу кырында башын салган язучы-шагыйрьләребез бик күп. Алар дошманга каршы корал белән генә түгел, ялкынлы әсәрләре белән дә көрәшкәннәр.
Бүген без “Горурланырга хакыбыз бар” дип аталган Республика күләм акциядә катнашып, 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызларны каһарман язучыларыбыз белән таныштырдык. “Хәтер кайтавазы” дип аталган уку сәгатендә балалар Муса Җәлилнең, Абдулла Алишның, Фатих Кәримнең нәниләр өчен язган әсәрләрен тыңладылар. Абдулла Алишның “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкияте буенча төшерелгән мультфильмын карадылар, фронтовик-язучыларның китапларыннан торган «Каләм белән җиңдек дошманны/Писатели, с которыми мы победили» күргәзмә-инсталляциясе белән танышып, матур рәсемле китаплар карадылар. А. Алишның “Койрыклар” әкияте белән танышкач, алар “Ярдәм ит” уены аша, койрыкларын югалткан җәнлекләргә булыштылар.
Очрашу ахырында китап сөюче нәни дусларыбыз безне Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләп сөендерделәр.
Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.