"Рухи мирасыбыз сакчысы"
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, драматург, якташыбыз Разил Вәлиев тууына бүген, 4 гыйнварда 78 ел тулды.
Шул уңайдан, китапханәбездә "Рухи мирасыбыз сакчысы" дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. Биредә Разил Вәлиев язган шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик язмалары, балалар китаплары, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән танышырга мөмкин.