"Гасырны үзенә сыйдырган иҗат"
Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора. Әлеге шәхеснең тууына 125 ел тулу уңаеннан китапханәбездә "Гасырны үзенә сыйдырган иҗат" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.
Анда Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан тупланган, фәнни яктан өйрәнелгән, төркемләнгән мәкаль һәм табышмаклардан төзелгән җыентыклар, шулай ук аның әдәби әсәрләре урын алды.