"Тылсымлы кыш"
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Ниһаять, туган ягыбызга кыш килде! Ә 42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар кышны башка ел фасылларына караганда ныграк яраталар икән. Ни өчен дисезме?! Чөнки алар Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабай килүен зарыгып көтәләр! Аның килүенә бик күп җырлар, шигырьләр дә өйрәнеп куйганнар. Бүген китапханәбезгә кунакка килеп, безгә дә аларны җырлап, сөйләп күрсәттеләр. Ә яраткан ел фасыллары - кыш турында матур китаплар белән танышу һәм кызыклы уеннар уйнау - нәни дусларыбыз күңеленә аеруча хуш килде!