Городская детская библиотека - филиал № 6

"Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр!"

Бүген безнең китапханәбездә әлеге бәйрәм уңаеннан “Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр!” дип аталган әдәби кунакханә үткәрелде. 42 нче балалар бакчасыннан кергән нәни дусларыбыз әниләр турында шигырьләр, җырлар тыңладылар, “Өч кыз” әкияте белән таныштылар. Әниләренә бүләккә матур сүзләрдән чәчәк бәйләме җыйдылар, “Коймак пешерик”, “Кер элик” дип аталган уеннарда катнашып, аларның кечкенә булышчылары булып үсүләрен күрсәттеләр.