Городская детская библиотека - филиал № 6

"Үзенчәлекле каләм иясе"

Танылган балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә — 75 яшь! Шул уңайдан китапханәбездә аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде.

Рәшит абый балалар өчен язган әсәрләрендә, аларны кечкенәдән үк намуслы, кешелекле, ихлас булырга, хезмәтне яратырга, табигатьне сакларга, аны баетырга, тереклек дөньясы белән дус булырга чакыра.
Аның шигырьләре балаларны әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белергә, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлы булырга өйрәтә.

Кадерле дуслар, сезне Рәшит Бәшәрнең рәсемле, кызыклы китапларын укырга китапханәбезгә чакырабыз! Рәхим итегез!