Абдулла Алишның "Мактанчык чыпчык" китабы белән таныштыру
Абдулла Алиш әкиятләре - балалар өчен татар телендә язылган иң популяр әсәрләрдән санала. Ул сабыйларның күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән уйландырырлык әкиятләр иҗат иткән.
Танылган балалар язучысы тууына 116 ел тулу уңаеннан без 31 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән Алиш әкиятләренә сәяхәт ясадык. Малайлар һәм кызлар «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм Шөпшә», «Койрыклар» китапларының матур иллюстрацияләрен карадылар, зур кызыксыну белән «Мактанчык чыпчык» әкиятен тыңладылар.
Әкияткә сәяхәт балалар күңеленә хуш килде.