"Татарстан Республикасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге"
Тиздән Татарстан халкы Республика көнен билгеләп үтәчәк. Шул күркәм бәйрәм уңаеннан китапханәдә “Татарстан Республикасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип аталган VR-сәяхәтле китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә тәкъдим ителгән китаплар сезне ата-бабаларыбыз яшәгән җирнең тарихы, дәүләтебезнең символлары белән таныштырыр. VR-күзлек ярдәмендә сез туган ягыбызның матур табигатен, ЮНЕСКОга кертелгән тарихи истәлекле урыннарын, даннары еракларга таралган нефть һәм химия шәһәрләрен, Республикабызның киләчәге турында видеороликлар карый аласыз.