Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Бүген 42нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызның иртәсе тагын да ямьләнде.
Чөнки без аларга үзебезнең берсеннән-берсе матур, кызыклы китапларыбызны алып килдек.

Лилия Исхакованың "Бану һәм кошчык" китабы белән танышканнан соң, малайлар һәм кызлар чын дуслык турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, китаплардагы искиткеч матур рәсемнәрне кызыксынып карадылар һәм рәхәтләнеп уйнадылар.