Сабантуе
16-нчы июнь көнне шәһәребездә күңелле итеп Сабантуе узды!

Безнең китапханәчеләр балалар өчен төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү.
Сабантуе шулай шаулап - гөрләп үтте. Һәр китапханәчеләр тарафыннан оештырылган әлеге чара балалар күңелендә озак сакланыр дигән теләктә калабыз. 
