Городская библиотека - филиал № 5

Әдәби кичә " Матур туганда". Язучы- драматург Ш.Камалга 135 яшь.

Татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләреннән берсе Шәриф Камал 1884 елның 27 нче февралендә туа.

 Ул үзенең бөтен иҗади таланты белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе.Шушы уңайдан  27 февральдә №15 нче мәктәп укучылары белән язучы -драматургны искә алып үттек. Әдәби кичә презентация белән алып барылды.Укучылар   Ш.Камалның сәхнәләштерелгән әсәрләреннән өзек карадылар, биографиясе белән таныштылар.