Китап күргәзмәсе "Поэт мужества"/ " Батырлыкка мәдхия"
15 нче февральдә герой- шагыйрь Муса Җәлилгә 113 яшь тулды..
М .Җәлилнең әдәби мирасы, тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра. Шагыйрьгә багышлап без китапханәнең абонемент залында " Батырлыкка мәдхия" -"Поэт мужества"дип аталган китап күргәзмәсе оештырдык.