"Татар театр сәнгатенә нигез салучы" Г. Камалга -140 яшь .Күргәзмә-портрет.
Атаклы драматург, сүз остасы, ялкынлы публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәскәр Камалның тууына2019 елның 6 январенда 140 ел тула. Татар театрының мәйданга килүе, татар драматургиясенең классик үрнәкләре тууы, Казанда татар телендә беренче демократик газета һәм сатирик журналларының чыга башлавы һәм , татар совет поэзиясенең беренче адымнары турыдан-туры Г.Камал исеме белән бәйле.Аның чынбарлыкны, реаль тормышны зур осталык белән тасвирлаган драма һәм комедияләре үз заманында зур бәя алганнар.