Белем сәгате" Беренче татар әлифбасы"
Беренче татар әлифбасы чыгуга 240 ел тулуга багышлап, безнең китапханәдә №13 гимназиянең 4 класс укучылары белән белем сәгате үткәрелде. Укучылар татар әлифбасы авторы, Сәгыйт Хәлфиннең тормышы һәм хезмәте турында китапханәченең сөйләгәннәрен тыңладылар. Татар шагыйре Г. Тукайның " Кышкы кич" шигыре буенча төшерелгән татарча мультфильм карадылар.