"Нәүрүз" бәйрәме
Исәнмесез, саумысыз!
Бүген бездә бәйрәм көн!
Уйнап, биеп күңел ачам диеп
Бирегә килде һәркем!
21 март — яз фасылының көн белән төн тигезләшкән вакыты.
Нәүрүз бәйрәме: Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
21 мартта шәһәрдәшләребез “Халык иҗаты йорты” каршына Нәүрүз бәйрәменә җыелдылар. Китапханәчеләр килгән тамашачыларга төрле сораулар биреп тәмле конфетлар һәм ботка тараттылар.