Мастер класс «8 Март-могҗизалы көн»
Бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Укучылар «8 Март-могҗизалы көн» дип аталган мастер — класста катнаштылар, анда үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәтеп, уникаль эшләнмәләр ясадылар. Аларның ихласлык һәм илһам белән тулы эшләре һәр баланың эчке дөньясын чагылдыра.