Китапханә сәгате «Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре».
«Тукай пәнҗешәмбеләре»/«Тукаевские четверги» проекты кысаларында, библиотека сәгате «Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре» чарасы үтте.
Чара бөек шагыйрь Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган. Быел аңа 140 яшь тула. Ул дөньяга матур шигырьләр, әкиятләр бүләк итте. «Шүрәлем», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» һ.б. Тукай әсәрләре бүген дә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы булып кала. 140 ел узган, ә аның шигырьләрен һәм әкиятләрен һәркем белә һәм хәтерли.