Городская библиотека - филиал № 5

Кычкырып уку "Безнең геройлар"

| МБДД №32 нче «Гнездышко»  балалар бакчасында татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга , балаларга багышланган шигырьләре укылды.

 Кечкенә тыңлаучылар герой-шагыйрь М.Җәлилнең балачагы һәм иҗаты белән таныштылар, китапханәчеләр башкаруында шагыйрьнең шигырен  укуда актив катнаштылар. «Батыр куян», «Әтәч», «Күке» һәм балалар өчен язылган башка әсәрләре укылды.

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә шагыйрь, герой, бөек батырлык үрнәге буларак мәңгегә сакланып калды.