Шигъри сәгать «Тукай китаплары буенча сәяхәт»
«Тукай китаплары буенча сәяхәт»шигъри сәгать. Чара укучыларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруга, аның шигырьләрен укуга һәм аларның эчтәлеге турында фикер алышуга юнәлдерелгән иде. Чараның максаты-татар халкының мәдәни мирасын саклау, ватанпәрвәрлек һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук балаларда укуга кызыксыну уяту.